«Без спортка – әйе дип әйтик!»

29 март көнне Азнакай шәһәренең Яшьләр паркында «Без спортка – әйе дип әйтик!» спорт-уен программасы узды. Безнең шәһәр паркларында мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү гадәткә керде. Һәр кеше өчен бөек кыйммәт – сәламәтлек. Баланы нык, сәламәт, сәләтле итеп үстерү – Азнакай муниципаль районының “Мәдәни үзәк” муниципаль бюджет учреждениесе белгечләре алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.

 

 

 

 

 

Сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында әңгәмәдән соң һәм спорт викторинасының төрле спорт төрләре турындагы сорауларына җавап биреп, балалар программаның уен өлешендә катнашты. Балаларга йөгерү, сикерү, туп, кыршау белән эстафета конкурслары тәкъдим ителде, анда алар үзләренең җитезлеген, көчен, оешканлыгын һәм зирәклеген күрсәтә алдылар.

Чара динамик режимда һәм күңелле шартларда узды!

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.