14 февраль көнне МБУ “Мәдәни үзәк” тә Изге Вәли көненә багышланган чара уздырылды. Бу көнне балалар белән “Гашыйклар көне” темасына карата әңгәмә үткәрелде.
Балалар бәйрәм турында куп кенә кызыклы әйберләр белделәр, төрле илләрдә ничек бәйрәм ителгәнен, аның тарихы, символлары турында сөйләнелде.
Укучылар үз куллары белән әниләренә, әтиләренә, иптәшләренә матур открыткалар ясап тапшырдылар.