«Киң Масленица»

11 март көнне Азнакай муниципаль районының Актүбә бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында «Мәдәни үзәк» иҗат төркеме Азнакай шәһәре Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә «Киң Масленица» дип исемләнгән матур чара үткәрделәр. Биредә өлкән яшьтәге кешеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан, сәламәтлеге буенча даими рәвештә кеше каравына, медицина һәм көнкүреш хезмәтенә мохтаҗ булган кешеләр яши. Мәдәни үзәк, Азнакай шәһәре Халыклар

дуслыгы Йорты иҗат коллективлары тамашачыларга театральләштерелгән тамаша тәкьдим иттеләр, бай концерт программасын, иң яхшы номерларын күрсәттеләр. Чара ахырында барлык катнашучылар дә тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Интернат-йортында яшәүчеләр артистларга бәйрәм атмосферасы тудырганнары, кәефне күтәргәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.