1943 елны Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышлап балалар белән әңгәмә

2 февраль – Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн.
        Сталинград янында совет гаскәрләренең җиңү яулавына 75 ел тула. Сталинград янында кан коюлар (1942 елның 17 июленнән – 1943 елның 2 февраленә кадәр) Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышларында бөек борылыш чоры булды. Әлеге көрәш барышында совет армиясе гитлер Германиясе гаскәрләрен тулысынча туктата.

Әлеге истәлекле көнгә багышлап, 1 нче февраль көнне мәдәни үзәктә “Сталинград өчен сугыш һәм аның тариһи әһәмияте” темасына карата балалар белән әңгәмә узды.

Укучыларга сугышның кыенлыклары һәм әһәмияте турында әйтелде. Сталинград сугышы турында презентация күрсәтелде.

Сталинград көрәшендә катнашкан билгесез солдатлар бик күп – меңләгән. Алар безнең өчен гомерләрен биргәннәр.  Аларның һәркайсы да ил тарихына үз Ватанын саклаучы булып керде.