«Түбәтәй» баш киеме ясау буенча мастер – класс үткәрделәр

12 март көнне Азнакай шәһәренең 10 нчы номерлы “Алтынчәч” катнаш төрдәге балалар бакчасында Азнакай муниципаль районың «Мәдәни үзәк» хезмәткәрләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Түбәтәй» баш киеме ясау буенча мастер – класс үткәрделәр. Чара башында балалар Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның түбәтәйләре һәм милли яулыклары күргәзмәсе белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләргә татарларның баш киемнәре, тынычлык, дуслык, төрле милләт кешеләре арасында гармония, дустанә мөнәсәбәтләр турында сөйләделәр. Соңыннан балалар әти-әниләре белән бергә татар халык баш киеме – «түбәтәй» ясадылар. Алар барысы да үз куллары белән ясалган татар милли киемен үзләренә алдылар.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.