Изгелек көне

Ел саен 17 нче февраль көнне бөтен дөнья буйлап Изгелек көне үткәрелә. Әлеге көнгә багышлап, 16 нчы февраль көнне МБУ “Мәдәни үзәк” нең иҗат төркеме «Изгелек көне» темасына карата балалар өчен чара уздырдылар.

Бәйрәм барышында балалар табышмакларга  җавап бирделәр, яхшылык турында мәкальләрне искә алдылар. Шуларны истә тотып, балалар саф һавада уеннар  уйнадылар, биеделәр, шаярдылар. Әлеге чара бар кешегә дә  бик ошады.