Ачык ишекләр көненә багышланган “Могҗизалар иленә юл»чарасы буенча отчет (05.09.2018 ел .)

Уку елы башы – яңалык, яңа эшләр, шөгыльләр һәм мавыгулар эзләү вакыты. Ю. Гагарин исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре  килгән һәркемнең  күңелен ачу өчен төрле сценарийлар эшлиләр.

5 сентябрь көнне мәдәният йортында «Могҗизалар иленә юл» исеме астында ачык ишекләр көне узды. Алып баручылар барлык теләүчеләрне иҗат дөньясына һәм тылсымчыллыкка килергә чакырды. Мультфильмнарның әкият геройлары: Роза Барбоскин, Дружок, Иске Шапокляк, шулай ук чараны алып баручы әкият геройлары белән театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Әкият геройлары балалар белән хәрәкәтчән, интеллектуаль, игътибар, спорт зарядкасы һәм бию флеш-моб уздырдылар. Чарада 200гә якын кеше – укучы, ата-аналар, педагоглар катнашты. Нәтиҗәдә чарада катнашкан ата-аналар һәм балалар үз фикерләрен һәм теләкләрен калдырдылар. Без барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм аларга сәламәтлек, бәхет, барлык башлангычларда да уңышлар һәм җиңүләр телибез!

 

 

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.