9 октябрь көнне Район һәм шәһәр мәдәният йортында «Яфраклар биюе» дип исемләнгән чираттагы, көзге бал кичәсе узды. Фойе көзчә, матур, бәрәмчә   бизәлде.

Чараны ретро җырлары белән «Калинушка» халык җыр ансамбле башлап җибәрде. Шулай ук яшь башкаручыларыбыз Марат Музаффаров, Динарис Мирсаетов,Регина Нуретдинова кичәнең бизәге булып тордылар. Баянчылар дуэты Азат Валиев белән Рамиль Магдиев тамашачыларның көчле алкышларына күмелделәр. Татарсанның атказанган мәдәният хезмәткәре, автор башкаручы Ландыш Шәрәфиеваның «Көзге вальс» җырына, барлык тамашачыларны  биергә чакырды. Бәйрәм кичәсендә район һәм мәдәният йортында эшләп килүче тугәрәкләр  дә катнашты.

Гомумән, әлеге көзге бал кичәсендә тамашачылар, килгән кунаклар, рәхәтләнеп ял иттеләр, артистларыбыз белән күңел ачтылар.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.