Шушы җирлегебездә яшәп, гомерләрен аның үсешендә фидакарь хезмәт куеп үткәргән өлкәннәребезне җыйган район-шәһәр Мәдәният йортында бусагадан узган берен гармун көенә кушылып биетә тордылар. Район башлыгының үзе, аның кул астындагы башка җитәкчеләр белән апа-абыйларыбыз бөтерчектәй бөтерелеп, гүя унсигез яшьлекләренә кайтып килде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов өлкәннәргә үзенең матур теләкләрен җиткерделәр. Үзешчәннәребез ветераннарга җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.