18 апрель көнне балалар иҗат үзәгендә үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп узылды.

Чараны Азнакай муниципаль районы башлыгы Шайдуллин М.З. ачып җибәрде. Бәйрәмгә җыелучыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Иң әйбәт күрсәткечләре өчен  әлеге өлкәдә эшләгән хезмәткәрләргә дипломнар һәм буләкләр тапшырылды. Традиция буенча, байрак, Кәкре-Елга авылы җирлеге башлыгы Мухаметзянов И.М. тапшырылды. Бәйрәм, сүз бирүләр белән беррәттән, район һәм шәһәр артистлары катнашында концерт белән үрелеп барды.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.