“Зарарлы гадәтләр – безгә дуслар түгел!”

28 гыйнвар көнне МБУ “Мәдәни үзәк” тә “Зарарлы гадәтләр – безгә дуслар түгел!” дигән темага рәсем сәгате узды. Балалар белән зарарлы гадәтләрне профилактикалау, көн режимын үтәү, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү кебек файдалы гадәтләр тәрбияләү турында әңгәмә үткәрелде. Соңыннан укучылар бергәләп сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы матур плакат ясадылар. Бу чара балаларга үз сәламәтлегеңне сакларга һәм дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген аңлатырга мөмкинлек бирә.

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.