Ел саен Азнакай шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты Азнакай районында яшәүче әрмән милли диаспорасы вәкилләре белән берлектә мини-футбол буенча матч үткәрә. Быел ул 9 февральдә «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында узды һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.

Матчта Азнакай районының әрмән милли диаспорасы командалары катнашты. Барлык катнашучылар да команда бердәмлеген, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр һәм күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча-дуслык җиңде!

Мондый ярышларның төп максаты-Азнакай районы территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында халыклар бердәмлегенә ярдәм итү һәм туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту. Әлеге чара милли диаспораларны яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып баруга актив җәлеп итәргә, аларны берләштерергә, шулай ук Татарстанда яшәүче башка халыклар вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга чакыра.

Азнакай районында яшәүче милли диаспораларның, үз ватаныннан еракта булып, үзләрен өйдәге кебек хис итүе куанычлы.

 

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.