1 нче октябрь көнне – Халыкара өлкәннәр көне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм Өлкән яшьтәге барлык кешеләргә үзләренең намуслы хезмәтләре, аларның зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклеге өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы рәхмәт әйтү мөмкинлеге бирә.

«Мәдәни үзәк» иҗат төркеме Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты уздырдылар. Кунаклар артистлар белән бергә җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм ахырында чәй эчү оештырылган иде.

Җыр – музыка белән тулы бәйрәм күңелләргә хуш килде һәм искиткеч ял бүләк итте. Барыгызга да иң изге теләкләр телисе килә. Без чираттагы тапкыр «өлкән кешеләр – йөрәкләре белән  яшь» булуларына инандык

Posted in мероприятия | Comments Off on

29 сентябрь көнне Питрәч районында Россия күләм «Скорлупино-2018» фестивалендә Урманай, Бирючевка, Микулина, Беренче Май авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Бәйрәм кунакларын фестиваль символлары «Ско» исемле чебеш һәм аның дус кызы «Цыпа», зур гәүдәле кош курчаклар, «Ливреяле әтәчләр» һәм иректә йөрүче заманча киенгән  «тәвә кошлары» каршы алды.

Бәйрәм фестиваль уеннарында катнашучы яшьләр командаларының  бик матур парады һәм  мисс  «Скорлупино» бәйгесе белән башланды, әлеге ярышта безнең команда җиңү яулады.

Фестивальдә гадәти булмаган  уеннар: йомырка ыргыту буенча чемпионат, йомырка узышлары, махсус йомырка конкурслары, аттракционнар һәм башка күңел ачу программалары уздырылды.

Posted in мероприятия | Comments Off on

27 нче сентябрь көнне Мәдәни үзәк иҗат коллективы Мәдәни үзәк мәйданында күңел ачу программасы үткәрелделәр. “Көз моңсу өчен вакыт түгел” дип  аталган уен программасы оештырылды. Болытлы һава торышына да карамастан, балалар бик теләп уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, сорауларга һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Балалар бу көзге көнне бик яхшы кәеф белән калдылар.

Posted in мероприятия | Comments Off on

Ю. Гагарин исемендәге Актүбә мәдәният йорты иҗат коллективлары тарафыннан Бирючевкада үткәрелгән концерт буенча отчет

Үзешчән сәнгать белгечләре һәм иҗат коллективлары ел саен авыл җирлекләренә төрле чаралар һәм методик ярдәм белән чыгалар. 21 сентябрь көнне Бирючевкада планлаштырылган концерт булды, анда безне клуб мөдире Айгөл Фәрит кызы Нургалиева ачык йөз белән каршы алды.

Концертта «Сударушка» халык вокаль ансамбле, «Элегия» халык бию коллективы, мәдәният йорты солистлары Әлфия Хәйретдинова, Валентина Тугулева, Антонина Лыкова, Светлана Козина һәм башкалар катнашты. Һәрвакыттагыча, бу көнне авыл халкы өй эшләрен кичектереп, уңай эмоцияләр үзләштерергә килде.

Бәйрәм атмосферасын кич буе программаны алып баручы Альмира Галимханова саклап калырга тырышты.

Авыл җирлеге башлыгы Мингиза Гат кызы Нуреева артистларга Халыкара өлкәннәр көненә багышланган, профессиональ дәрәҗәдә куйган матур концерт өчен рәхмәт белдерде.

Posted in мероприятия | Comments Off on Ю. Гагарин исемендәге Актүбә мәдәният йорты иҗат коллективлары тарафыннан Бирючевкада үткәрелгән концерт буенча отчет