Креатив чаналар фестивале «СаниФест-2020»

11 гыйнвар көнне Азнакай шәһәренең Р.К. Ишкәев исемендәге паркында “Мәдәни үзәк” муниципаль бюджет учреждениесе  креатив чаналар фестивале «СаниФест-2020» үткәрде. Бу – фантазия, иҗат һәм кызыклы, креатив идеяләр кулланып, үз кулы белән ясалган чанада таудан шууны үз эченә алган якты кышкы фестиваль.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин кунакларын котлады, командаларга уңышлар һәм иҗади җиңүләр теләде.

Фестивальдә Азнакай муниципаль районы оешма-предприятиеләреннән, авыл җирлекләреннән 29 команда катнашты. Фестиваль кагыйдәләре буенча командаларга чана ясау гына түгел, үзенчәлекле костюмнар уйлап табу да кирәк иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальдә катнашучыларның барысы да бик җитди әзерләнгәннәр.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча түбәндәге командаларга призлы урыннар билгеләнде:

– Гран-При – Таллы-Бүләк авылы мәдәният йорты;

– I урын-Әгерҗе авылы җирлеге (Әгерҗе авылы мәдәният йорты, Мәнәвез авылы мәдәният йорты);

– I урын- Вахит авылы җирлеге (Вахит авылы мәдәният йорты, Чәкән авылы мәдәният йорты);

– II урын-Кәкре- Елга авылы мәдәният йорты;

– II урын-Әсәй авылы җирлеге (Әсәй авылы мәдәният йорты, Митрәй авылы мәдәният йорты);

– III урын – «АПТС»;

– III урын-Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбе».

– Тамашачылар симпатиясе призы: Тымытык авылы җирлеге (Тымытык авылы мәдәният йорты, Күк-Тәкә авылы күпфункцияле үзәге, Әгер авылы мәдәният йорты); Сәпәй авылы мәдәният йорты; Камышлы авылы мәдәният йорты; Мәсгут авылы мәдәният йорты; Микулино авылы мәдәният йорты.

Фестивальдә катнашучы барлык командалар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

«СаниФест-2020» Азнакай районы халкы һәм кунаклары өчен онытылмас чара булып калды!

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.