«Иске Яңа елны каршылыйбыз»

Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алынган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. 13-14 гыйнвар төнендә Россия халкы Иске Яңа елны да билгеләп үтә . 13 гыйнвар көнне Ю. Гагарин мәдәният йорты коллективы. «Үсеш» балалар иҗаты үзәге коллективы белән берлектә «Иске Яңа елны каршылыйбыз»дип исемләнгән кар шәһәрчегендә бәйрәм үткәрделәр. Мәдәният йорты коллективы – театральләштерелгән программа, ә мәдәният йорты-концерт программасы әзерләгән иде . Бу кичтә Кар шәһәрчегенә килүчеләр театральләштерелгән программада актив катнаштылар-уйнадылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, программа геройлары белән бергә биеделәр. Мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән концертны тамашачылар рәхәтләнеп тыңлады һәм дискотекада биеде.


Бәйрәмдә бистә башлыгы Роза Алмас кызы Галеева да катнашты, ул барлык кунакларны иске Яңа ел белән котлады һәм актүбәлеләр белән бергә театральләштерелгән программада актив катнашты. Иске Яңа елны бәйрәм итү традициягә әйләнде. Яңа ел учагын озайта торган мөстәкыйль бәйрәм буларак, кешеләр күбрәк аңа карый. Чөнки бу бәйрәм тынычрак, аңа яңа елның котылгысыз юлдашы булган ыгы-зыгы хас түгел. Мондый карлы салкын кичтә бәйрәм бик җылы, йөрәкле булды.

 

Актүбәдә яшәүчеләр артистлар белән ял сәгатьләрен бик теләп үткәрделәр һәм канәгать калдылар.

 

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.