«Театр сәнгате чаралары белән шәхеснең иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү» дигән мастер-класс узды.

2020 елның 16 гыйнварында «Мәдәни үзәк» муниципаль бюджет учреждениесендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, күп кенә халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр иҗаты һәм режиссура кафедрасы доценты Азат Әнәс улы Зарипов катнашында «Театр сәнгате чаралары белән шәхеснең иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү» дигән мастер-класс узды.

Мастер-класска театр түгәрәкләрендә, студияләрдә шөгыльләнүче балалар һәм аларның җитәкчеләре килгән иде. Азат Әнәсович яшь актерлар белән профессиональ киңәшләре белән уртаклашты, алар белән сөйләшү дикциясе һәм чисталыгы, артистларның кыюлыгын, актерлык игътибарын, хыялларын, сәхнә аралашу күнекмәләрен үстерү өстендә эшләде. Мастер-класс программасына шулай ук координация, сәхнә сөйләмен үстерү, балалар белән сәхнә һәм этюдлар кую күнегүләре кертелгән иде.

Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова Азат Зариповка һөнәри осталыклары, нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде, район мәдәният идарәсе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Бу очрашу бик нәтиҗәле узды, алга таба мастер-класста алган күнекмәләр балаларга яңа куелышлар өстендә эшләргә генә түгел, ә уку-укыту эшчәнлегендә, һөнәр сайлауда да, көндәлек тормышта да ярдәм итәчәк.

 

This entry was posted in мероприятия. Bookmark the permalink.