Креатив чаналар фестивале «СаниФест-2020»

11 гыйнвар көнне Азнакай шәһәренең Р.К. Ишкәев исемендәге паркында “Мәдәни үзәк” муниципаль бюджет учреждениесе  креатив чаналар фестивале «СаниФест-2020» үткәрде. Бу – фантазия, иҗат һәм кызыклы, креатив идеяләр кулланып, үз кулы белән ясалган чанада таудан шууны үз эченә алган якты кышкы фестиваль.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин кунакларын котлады, командаларга уңышлар һәм иҗади җиңүләр теләде.

Фестивальдә Азнакай муниципаль районы оешма-предприятиеләреннән, авыл җирлекләреннән 29 команда катнашты. Фестиваль кагыйдәләре буенча командаларга чана ясау гына түгел, үзенчәлекле костюмнар уйлап табу да кирәк иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальдә катнашучыларның барысы да бик җитди әзерләнгәннәр.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча түбәндәге командаларга призлы урыннар билгеләнде:

– Гран-При – Таллы-Бүләк авылы мәдәният йорты;

– I урын-Әгерҗе авылы җирлеге (Әгерҗе авылы мәдәният йорты, Мәнәвез авылы мәдәният йорты);

– I урын- Вахит авылы җирлеге (Вахит авылы мәдәният йорты, Чәкән авылы мәдәният йорты);

– II урын-Кәкре- Елга авылы мәдәният йорты;

– II урын-Әсәй авылы җирлеге (Әсәй авылы мәдәният йорты, Митрәй авылы мәдәният йорты);

– III урын – «АПТС»;

– III урын-Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбе».

– Тамашачылар симпатиясе призы: Тымытык авылы җирлеге (Тымытык авылы мәдәният йорты, Күк-Тәкә авылы күпфункцияле үзәге, Әгер авылы мәдәният йорты); Сәпәй авылы мәдәният йорты; Камышлы авылы мәдәният йорты; Мәсгут авылы мәдәният йорты; Микулино авылы мәдәният йорты.

Фестивальдә катнашучы барлык командалар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

«СаниФест-2020» Азнакай районы халкы һәм кунаклары өчен онытылмас чара булып калды!

Posted in мероприятия | Comments Off on Креатив чаналар фестивале «СаниФест-2020»

Иске Яна ел

13 январь көнне «Татарстан» мәйданында  иске Яна ел бәйрәмен горлэтеп каршы алдык. Район һәм шәһәр мәдәният сарае артистлары катнашындагы тамаша чын бэйрэм тосе алды. Яна ел символикасын чагылдырган костюмнар, бэйрәмнең дәртле җыр – биюләре, аллы-гөлле тосләр балкышы халыкның куңеленә хуш килде. Нәни дусларыбыз белән рәттән өлкәннәребез дә уеннарда катанаштылар. Бәйрәм белән Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нагимов Нәҗәт Мәсгет  улы тәбрикләде, изге теләкләрен юллады. Кыш бабай һәм кар кызы чыгышы алкышларга күмелде. Бэйрәм дәртле биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды.

Posted in мероприятия | Comments Off on Иске Яна ел

26 апрель көнне Азнакай шәһәрендә, традиция буенча, Тарсус паркы каршында Г. Тукай монументы янында, татар шагыйре Габдулла Тукайның «Тукай яши безнең йөрәкләрдә…» дип исемләнгән 133 еллыгына багышланган шигърият бәйрәме оештырылды. Мәдәни үзәктә тәрбияләнүче балалар Г. Тукай әкиятләре геройлары белән (Кечкенә Апуш, Шурәле, Су анасы, Кубәләк) хореография зарисовкасын күрсәттеләр.

Азнакай муниципаль районы башлыгы М. З. Шәйдуллин һәм «Гөлстан» әдәби берләшмәсе барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар һәм үзлренең иң изге теләкләрен җиткерделәр

Posted in мероприятия | Comments Off on

“Дуслык күпере”

25 нче апрель көнне Башкортстан районы Бакалы муниципаль районы Бакалы  авылында, Азнакай  муниципаль районы узешчәннәре белән берлектә “Дуслык күпере” дип исемләнгән зур очрашу чарасы узды. Бакалы мәдәният сараеның фоиесында, Азнакайның кул эшләре, авыл хуҗалыгы күренешен чагылдырган күргәзмә белән беррәттән “Азнакай курчаклары”, Актүбә уенчыгы” кургәзмәләре оештырылды.

Бәйрәм тантаналы төстә, Башкортстан Республикасының Бакалы муниципаль районы  Бакалы  авылында Татарстан Республикасының   Азнакай  муниципаль районы  башлыгы Шайдуллин М.З. һәм Башкортстан Республикасының Бакалы муниципаль районы  башлыгы Андреев А.Г. партнерлык мөнәсәбәтләрен билгеләү һәм камилләштерү белән үзара кызыксынучанлыкка нигезләнеп, ике яклы хезмәттәшлекне үстерү һәм төбәкләр арасында тотрыклы элемтәләр булдыру максаты белән мәгариф, социаль – мәдәни, сәүдә – икъдисад өлкәләрендә әшчәнлек тәҗрибәсен уртаклашып,  Башкортстан Республикасы Бакалы муниципаль районы Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы арасында хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куелды. Ул онытылмаслык тәэсирләр калдырды.  Азнакай һәм Бакалы җирлеге хакимяте сәламләшеп, бүләкләр биреште, изге теләкләр җиткерелде.  Концертта районыбызның сәнгать әхелләре белән беррәттән, Татарстанның Актказанган артисты Равиль Галиев та катнашты. “Дуслык күпере” дип аталган кичә күчтәнәчләргә дә, җыр биюгә дә бай булды.

Posted in мероприятия | Comments Off on “Дуслык күпере”