Район-шәһәр Мәдәният йортында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләреннән тыш, киң җәмәгатьчелек тә килгән иде. Чараны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, тәртип сагында торучыларга җиңел булмаган хезмәтне армый-талмый башкарулары өчен рәхмәт белдерде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакировның тәбрикләү сүзләрен дә полиция хезмәткәрләре көчле алкышларга күмде. Бәйрәм бүләксез булмый. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана да шатлыклы мизгелләргә бай булды. Бер төркем хезмәт алдынгыларына район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылса, икенче берәүләр төрле дәрәҗәдәге «Эчке эшләр хезмәтендәге казанышлар» өчен медаленә, истәлек бүләкләренә лаек булды.
Хокук саклаучылар хезмәте – зур тәвәккәллек сорый торган куркыныч эш. Хезмәт вазифаларын башкарганда төрле хәлләргә дучар булырга, кайвакыт, гаделлек хакына, җинаятьчеләр белән бергә-бер көрәшкә чыгарга да туры килә аларга. Җинаятьчеләргә каршы көрәштә гомерләрен биргән хокук сакчылары да бар районыбызда. Чара барышында аларның истәлеге күңелләрдә тагын бер кат яңартылды.